Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрнең файдалы ялы

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен ачык һавада сәламәтләндерү чаралары оештырылды. Скандинавия йөрешеннән башладылар. Шәфкать туташы Елена Елохина җитәкчелегендә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорт территориясендә йөрде, аннары рәхәтләнеп туп белән уйнады. Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова үткәргән парк ретриты дәресне тәмамлады.

Юлия Иванова сүзләренчә, физик активлыкны һәм аннан соң ял итүне берләштергән мондый комплекслы чаралар аеруча файдалы. Мондый эш белән барлык социаль хезмәт алучылар, шул исәптән аз хәрәкәтләнүчеләр дә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International