«Социаль туризм» программасы Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган иде.
Радиогидлар кулланып экскурсияне төзелгән маршрут схемасы буенча Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Татьяна Лифантьева үткәрде. Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты төркеме велосипедта иң мөһим тарихи объектлар буенча сәяхәткә чыкты. Экскурсантлар чираттагы тапкыр архитектура һәйкәлләрен күрделәр, кызыклы, мавыктыргыч риваятьләр ишеттеләр, Идел буе киңлекләренең матурлыгына сокланып карадылар.
«Кызыклы урыннарга бару, ачык һавада экскурсияләр, велосипедта йөрү – болар барысы бергә олы яшьтәге кешеләр өчен файдалы», – дип билгеләп үтә тәрбияче Ирина Телицына.
Интернат-йорт карамагындагылар сәфәрдән якты тәэсирләр алды.