Буа интернат-йортында Профсоюзның яшьләр комитеты хезмәткәрләр белән сәламәтләндерү дәресләре үткәрә

2023 елның 14 апреле, җомга

Профсоюзның яшьләр комитеты Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре файдасына актив эш алып бара. Спорт ярышлары, күчмә экскурсияләр оештыралар, хезмәт шартларын яхшырту буенча утырышлар үткәрәләр.

Яшьләр комитеты эшчәнлегенең бер юнәлеше булып йога белән сәламәтләндерү дәресләре тора. Йоганы хезмәткәрләр тормышына кертү аларның психик һәм физик сәламәтлеген яхшыртты. Йога күнегүләре физик авыртынуны, эш урынында стрессны киметергә ярдәм итә. Энергия дәрәҗәсе күтәрелгәч, хезмәткәрләрнең эш нәтиҗәсе күпкә яхшырак була.

«Корпоратив йога куллану тәҗрибәсе хезмәткәрләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда эффективлыкны күрсәтте. Хезмәткәрләр эш урынына энергияле һәм нәтиҗәле интеллектуаль яки физик эшкә әзер булып кайталар», – дип сөйли учреждение директоры Рәзинә Хисаметдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International