Менделеевск социаль приютында иң яхшы укучыларны сайладылар

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

10 апрельдә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрелде.

Приютта тәрбияләнүчеләр чарага бик тырышып әзерләнделәр һәм шигырьләр өйрәнделәр. Балалар туган тел турында әсәрләрне бик эмоциональ, аңлаешлы, оригиналь башкардылар. Жюри барлык катнашучыларны югары бәяләде. Җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләделәр: «7 яшьтән 12 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы» һәм «13 яшьтән 17 яшькә кадәрге иң яхшы шигырь укучы».

Барлык катнашучыларга грамоталар һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырылды. Җиңүчеләр Казанга укучылар конкурсының республика турына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International