«Салават күпере» үзәге социаль хезмәтләр алучыларның ялын оештыра

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Күңелләре белән яшьләр» ретроклубында катнашучылар очрашуы кысаларында киновикторина узды. Ул өлкән яшьтәге гражданнарның интеллектын һәм коммуникатив сәләтен арттыруга ярдәм итә.

Чара вакытында катнашучылар көйләр, фото һәм видео буенча танылган совет кинофильмнарын һәм мультфильмнарын танып белделәр. Җиңү өчен көрәш кызу булды. Иң яхшылар өчлегенә Надежда Андриянова, Лидия Алехина һәм Людмила Капишникова керде. Аларга рәхмәт грамоталары тапшырылды.

«Салават күпере» үзәге балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар өчен дә ял чаралары үткәрә. Мәсәлән, Меценат һәм хәйрияче көне алдыннан 23 бала һәм аларның әти-әниләре театрга бардылар. Бу мөмкинлекне аларга А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә драма театры җитәкчелеге бирде.

«Бервакыт иске әкияттә» балалар спектаклен карадылар. Дуслык һәм мәхәббәт турындагы мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәя тамашачыларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International