14–15 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бүген, 10 апрельдә, «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында матбугат конференциясе узды. Чара «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабын оештыру һәм үткәрүгә багышланган иде.

Хезмәт базарын торгызу максатыннан, Россия Федерациясе Хөкүмәте 2023 елда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе оештыру турында карар кабул итте. Ярминкә ике этаптан тора – региональ һәм федераль. Региональ этап Татарстанның барлык шәһәрләрендә бу атнада, 14-15 апрельдә узачак. 26 мәйданчык оештырылачак.

Республикада ярминкә үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе итеп ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләнде. Оештыру комитеты составына шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсе цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре керде.

Ярминкәнең социаль партнерлары булып ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе тора.

Эшкә урнашу ярминкәсенең төп максаты – тиз арада эш сайлап алу гына түгел, ә карьераны планлаштыруда ярдәм итү дә. Ярминкәдә, вакансияләр белән беррәттән, заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе кысаларында шулай ук мастер-класслар, презентацияләр, белем бирү учреждениеләре өчен интерактив мәйданчыклар, карьера остаханәләре, һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм башка күп нәрсәләр оештырылачак.

Ярминкәдә 300дән артык Татарстан предприятиесе катнашачак. Алар арасында А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, Серго исемендәге завод, Казан вертолет заводы, «КАМАЗ» ГАҖ һ. б.

Эш бирүчеләр белән беррәттән, ярминкәгә экспертлар да җәлеп ителәчәк. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспективалы тармакларны билгеләргә ярдәм итәчәк, киләчәк һөнәрләрен сайлаган кешеләргә иң кирәкле юнәлешләр турында хәбәр итәчәк.

Мәшгульлек үзәкләренең карьера консультантлары гражданның тормыш хәлен исәпкә алып, вакансияләр сайлап алачак һәм аның карьера юлын планлаштырачак. Мондый хезмәтләрне кадрлар үзәкләре «Демография» илкүләм проекты буенча күрсәтә.

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең икенче этабы июнь аена планлаштырылган.

Казанда эшкә урнашу ярминкәсендә катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны (843) 277-40-09 телефоны буенча алырга мөмкин.

Татарстан Республикасында Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсен үткәрү мәйданчыклары буенча мәгълүмат

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International