Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә укуның беренче модулен үтте.
Белем бирү курсы «Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад» дәүләт программасы кысаларында «Социаль өлкәдә идарә итүнең заманча технологияләре» өстәмә һөнәри программасы буенча идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында уза.
Илнең биш төбәгеннән социаль өлкә җитәкчеләре бергәләп проект төркемнәрендә эшләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, превенциянең инновацион технологияләре һәм креатив индустрия практикасы белән таныштылар.