Буа районында өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге кешеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар тарату оештырылды. Чара юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Акцияне «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе хезмәткәрләре оештырды.
Профилактик чара белән 53 өлкән кеше колачланды.