Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Тамара Дементьевага 93 яшь тулды. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, газеталар һәм журналлар, китаплар укый, учреждениедә уздырылган чараларда катнаша.
Котлау һәм рәхмәт сүзләре белән интернат-йорт директоры Лилия Кузовкина мөрәҗәгать итте. Ул Тамара Дементьевага сәламәтлек, тыныч көннәр һәм иминлек теләде. Социаль хезмәтләр алучы, үз чиратында, үз тормышы турында истәлекләре белән уртаклашты. Ул күпбалалы гаиләдә туа. Кызга алты яшь булганда, аның әти-әнисе үлә, балаларны тәрбиягә әнисенең апасы ала. Сугыш вакытында Тамара Дементьева яшьтәшләре белән кәбестә, бәрәңге, көнбагыш җыюда эшли. Авырлыкларга карамастан, ул мәктәпне һәм Казан елга техникумын тәмамлый.
«Минем озак яшәү серләре юк. Күбрәк хәрәкәт итәргә, эшләргә һәм тормышны яратырга кирәк», – ди Тамара Дементьева.