Зәйнең актив пенсионерлары финанс грамоталылыгы дәресләрендә катнашалар

2023 елның 7 апреле, җомга

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Пульс» актив пенсионерлар клубында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр башланды. Аларны Россия Федерациясенең барлык төбәкләре территориясендә Россия Банкы үткәрә.

Дәресләр вебинарлар форматында уза. Укыту чараларының максатлары – пенсионерлар арасында финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү, финанс продуктларын һәм хезмәтләрен куллану буенча карарлар кабул итүнең төп принципларын һәм кагыйдәләрен формалаштыру.

Алар 25 кешедән торган төркем белән шөгыльләнәләр. Дәресләрдә Зәй пенсионерлары заманча онлайн технологияләрне ничек кулланырга, банк хезмәтләреннән куркынычсыз һәм нәтиҗәле файдаланырга, финанс инструментларын сайларга, шулай ук мошенниклардан сакланырга өйрәнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International