Юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча профилактик эш кысаларында 6 апрельдә Арча муниципаль районындагы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен күңел ачу-уен программасы үткәрелде.
Социаль роликларны карау оештырылды, төрле конкурслар үткәрелде. Шулай ук катнашучылар кроссворд чиштеләр.
Чарада «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районындагы профилактика бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтҗанова катнашты. Ул социаль хезмәтләр алучыларга киемдә, сумкаларда яктылык кайтаручы элементларның мөһимлеге турында сөйләде.
Ахырда һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, шул исәптән яктылык кайтаручы әйберләр тапшырылды.