«Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Вознесенские напевы» ветераннар халык хорының концерты узды.
Концерт Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чаралар циклы кысаларында узды.
Артистлар республика территориясендә яшәүче халыкларның җырларын башкардылар. Хор өчен танылган артист, аккордеончы һәм баянчы Ильяс Шәрипов уйнады.
Ветераннар хоры башкаруындагы халык җырлары тамашачыларның күңеленә хуш килде: алар кушылып җырладылар һәм артистларны алкышладылар.