Татарстан Республикасында Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге 2023 елның апрелендә бәйрәм көннәрендә эш графигын билгеләде.
Исегезгә төшерәбез, «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 25.03.2023 № 189 Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә 21 апрель – Ураза бәйрәме – Татарстанда эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
КФҮ бүлекләре, филиаллары бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә түбәндәге расписание буенча эшләячәк:
20 апрель – бәйрәм алды эш көне, эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскартылган;
21 апрель – ял көне;
22 апрель – гадәти режимда эш көне;
23 апрель – ял көне;
24 апрельдән – гадәти режимда эш көннәре.