Бакча инвентары белән коралланып, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары учреждение территориясендә урнашкан Җиңү скверына юл тоттылар. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр чәчәк түтәлендәге коры үләнне, яфракларны, ботакларны җыеп алдылар. Шулай ук төрле чәчәкләр утырту өчен урын әзерләделәр, аларның үсентеләре интернат-йортның тәрәзә төбендә үсеп килә инде. Бу үсентеләрне хезмәт терапиясе дәресләре циклы кысаларында утыртканнар.
Наталья Котова сүзләренчә, мондый чаралар өлкәннәрне бик тынычландыра, аларның хәрәкәт активлыгын үстерә, командада эшләргә өйрәтә, уңай заряд бирә. Нәкъ менә шуңа күрә учреждениедә хезмәт терапиясе дәресләренә, шул исәптән саф һавада чараларга, шундый зур әһәмият бирелә.