«Тәтеш балкышы» үзәгендә «Чикләрсез иҗат» проектын гамәлгә ашыру башланды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

5 апрельдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интерактив чаралар үткәрү юлы белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне социомәдәни эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Чикләрсез иҗат» проектын гамәлгә ашыру башланды.

Проектның максатчан төркеме – 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге үсеш үзенчәлекләре булган, көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр. Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумының «Росмолодежь. Гранты» конкурсы кысаларында тормышка ашырыла.

Беренче дәресне «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте үзәге белгече Ләйлә Миңнуллина һәм аның активистлары математик планшет ярдәмендә разминкадан башладылар. Аннары Пасха эшләнмәләре ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Мондый чараларда катнашу яшьләргә үз кызыксынуларын һәм аралашу даирәсен киңәйтергә ярдәм итә, аларның тормышларын рухи яктан бай һәм эчтәлекле итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International