«Наз» приютында уен фольклоры фестивале узды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балалар уен иҗаты фестивале узды. Музыка астында балалар язгы җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар һәм биюләр башкардылар.

Тәрбияче Эльвира Сабирҗанова яз билгеләре турында кызыклы әңгәмә әзерләде. Приютта тәрбияләнүчеләр белән борынгы заманнарда язны ничек чакырулары турында сөйләштеләр. Шулай ук балалар башка илләрдә язны каршы алуның гадәти булмаган традицияләре белән таныштылар. Бәйрәмнең мәгълүмати өлеше уен элементлары белән озата барылды.

Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International