Олы яшьтәге кешеләр белән эшләүдә уен терапиясе

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын уен терапиясе ярдәмендә тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.

Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Инга Шәрипова үз карамагындагы өлкән кешегә «Морской бой» уенын тәкъдим итте. Бу уен популяр. Өлкәннәр өчен уенның кыйммәте шунда ки, ул логик фикерләүне үстерә, акылның ачыклыгын һәм җанлылыгын сакларга ярдәм итә.

Өйдә социаль хезмәтләр алучылар өстәл уеннарының файдасын билгеләп үтәләр – кәеф һәм хәтер яхшыра. Өлкән яшьтәге гражданнар, уңай эмоцияләр белән тулыланып, мондый чараларны ешрак үткәрергә теләк белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International