Минзәлә интернат-йорты территорияләрне чистарту буенча икеайлыкка кушылды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Кыштан соң тәртип урнаштыру өчен Минзәлә районында 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык уза. Чараларга Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды.

Көрәкләр, тырмалар һәм себеркеләр белән коралланып, белгечләр һәм яшәүчеләр учреждение территориясендә тәртип урнаштырдылар: кар тараттылар, чүп-чарны һәм узган елгы яфракларны җыйдылар, асфальт себерделәр, обелискны чистарталар. Шулай ук агачлар һәм куаклар кистеләр. Чара бик дәртле һәм актив үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International