Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр диспансерлаштыру үтте

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район үзәк хастаханәсе табиблары тарафыннан социаль хезмәтләр алучыларга диспансер тикшерүе үткәрелә.

Интернат-йортта яшәүчеләрне диспансерлаштыру барышында хирург, стоматолог, офтальмолог, отоларинголог, гинеколог, дерматолог һәм терапевт тикшерде. Анализ нәтиҗәләрен һәм диагностик процедураларны алганнан соң, табиб-терапевт социаль хезмәтләр алучыларның сәламәтлек торышы турында нәтиҗә бирәчәк. Әгәр диспансерлаштыру барышында патологик процесс билгеләре ачыкланса, өлкән яшьтәге кешегә тар профильле белгечләрдә тикшеренү киңәш ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International