Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көненә багышланган #ЛюдиКакЛюди VII Бөтенроссия фестиваленә йомгак ясалды. Фестиваль 30 марттан 2 апрельгә кадәр көндезге һәм онлайн-форматта узды.
Фестиваль мәйданчыкларында аутизм белән авыручыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң яхшы практикалары трансляцияләнде, Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында профессиональ дискуссияләр, мастер-класслар һәм тәҗрибә алмашу узды.
Фестиваль кысаларында Ольга Власова исемендәге «Личное дело» ата-ана инициативалары конкурсы уздырылда. Татарстан Республикасыннан анда мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» (Алабуга районы), «Апрель» (Казан шәһәре), «Яңарыш» (Бөгелмә районы), «Шатлык» (Баулы районы) тернәкләндерү үзәкләре катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://vk.com/ludikakludi2022.