Тернәкләндерү процессына гражданнарның туганнарын һәм якыннарын җәлеп итү максатыннан 31 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында «Көнкүреш һәм продуктив эшчәнлек» мастер-классы үткәрелде.
Чара барышында гаилә әгъзалары белән берлектә техник тернәкләндерү чарасын кулланып үз-үзеңне карау күнекмәләре эшләнде. Көнкүреш, продуктив эшчәнлектә карау һәм шәхси гигиена буенча гамәли киңәшләр яңгырады, күнегүләр башкардылар. Шулай ук сөйләмне торгызуда ярдәм итүче шигырьләр, мәкальләр искә төшерелде.
Мастер-класста ике кеше катнашты.