29 мартта Шәпши авылындагы 4 нче социаль участокта Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече балалар һәм яшүсмерләр арасында толерантлыкны үстерүгә юнәлдерелгән ишегалды уеннары оештырды. Чара террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча республика максатчан программасы кысаларында уздырылды.
Балалар «Күк күкрәү–давыл–җир тетрәү», «Сукыр һәм юл күрсәтүче» уеннарын уйнадылар. Уеннарда 34 балигъ булмаган бала катнашты. Шулай ук балалар белән язгы ташкын вакытында елгаларда һәм сулыкларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык чаралары буенча инструктаж үткәрделәр.
Балигъ булмаганнар белән мондый чаралар үткәрү аларны законсыз гамәлләргә җәлеп итү очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән.