«Ышаныч» үзәге хезмәтләрен алучылар мастер-классларда катнаштылар

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен оптималь шартлар тудыру – белгечләрнең өстенлекле бурычы. Бүлектә тернәкләндерү чаралары программасы һәрвакыт бай һәм күпкырлы. Үзара хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлеккә иреклеләр һәм хәйрия оешмаларын җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.

Мәсәлән, 28 мартта «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен декоратив-гамәли иҗат һәм адаптив тхэквондо буенча мастер-класслар оештырылды.

Комплекстагы төркемле дәресләр когнитив функцияләр, хәтер, координация үсешенә ярдәм итте, бу социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ фонына уңай йогынты ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International