Бөтендөнья театр көне алдыннан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре Сабир Әмутбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрында булдылар. Режиссер Дамир Сәмәрханов балаларны сәхнә арты тормышы белән таныштырды. Яшь хезмәт алучылар театр тарихы, аның җитәкчеләре, сугыш елларында театрның ничек яшәве турында белделәр. Аннары балаларга реквизитларны тотып карарга, париклар һәм костюмнар киеп карарга тәкъдим иттеләр. Тәрбияләнүчеләргә хәтта тамаша залына керү һәм репетицияләрнең ничек үтүен үз күзләре белән күрү мөмкинлеге дә бирелде.
Тәтеш районында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгенә бару оештырдылар. Егетләр һәм кызлар театрның тылсымлы дөньясына чумдылар. Мәдәни-күңел ачу үзәге белгече аларны театр һөнәрләре белән таныштырды, кунаклар режиссер, артист һәм костюмер ролендә була алды. Ахырда яшьләр кызыклы мини-спектакльдә катнаштылар.