Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә бик күп мөмкинлекләре чикле кешеләр тернәкләндерү уза. Медицина процедураларын алудан тыш, аларның үзәктә үз талантларын ачу мөмкинлеге бар.
Сәләтле социаль хезмәт алучыларның берсе – Инсаф Галиев. Үзәктә беренче көннәреннән үк ул үзенең активлыгын иҗади юнәлештә күрсәтә. Инсаф Галиев табигый материал белән эшләргә бик ярата – ул агачтан искиткеч әйберләр ясый. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу талантка киртә булмавын тагын бер кат исбатлый.