21 мартта Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнулла Әюпов 102 яше уңаеннан котлаулар кабул итте. Ул – Азнакай районының иң өлкән кешесе. Сугыш елларында авыр фронт юллары буенча сугышчылар өчен корал ташый, тыныч вакытта үзенең шофер һөнәренә тугры кала. Автотранспорт предприятиесе ветераны бүген дә ил яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши, якыннарының кайгыртуын, якташларының хөрмәтен тоя.
Гайнулла Әюповны котларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссар Рәдиф Камалеев, автотранспорт предприятиесенең элеккеге директоры Владимир Кротов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Элиза Мәрданшина, ветераннар советы вәкилләре һ. б. килде.