Минзәләдә инвалид балалар өйдә спектакль карадылар

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Минзәлә районында «Кызыксынучан фил баласы» спектаклен күрсәтү сериясе тәмамланды. Инвалид балаларны тәрбияләүче тугыз гаилә тамашачы булды. Һәрбер чара индивидуаль иде, балаларның үзенчәлекләре исәпкә алынды.

Чаралар Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Чикләрсез театр» проекты кысаларында оештырылды. Гаиләләрнең берсенә Мәскәүдән Президент грантлары фонды кураторы һәм «Лотос» АКБО директоры килде. Алар артистларның искиткеч эшен һәм балаларның булган хәлләргә карата дәртле реакциясен билгеләп үттеләр.

Мондый чаралар инвалид балаларның социаль изоляциясен җиңү һәм бала тормышында яңа уңай вакыйгалар булдыру өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International