Тукай районында мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде

2023 елның 24 марты, җомга

22 мартта Тукай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультантлары «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрделәр. Белгечләр Наталья Биткова, Эльвира Саматова, Илүзә Харрасова һәм Эльвира Гәрәева Советлар Союзы Герое Н. Х. Шәрипов исемендәге Теләнче-Тамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар, анда 8 һәм 10 сыйныф укучылары белән аралаштылар.

Яшүсмерләр белән «Ориентация» анкетасы ярдәмендә тест үткәрделәр. Тест сорауларына җавап биреп, укучылар үзләренең кызыксынуларын һәм хезмәт предметларына омтылышларын анализладылар. Шулай ук укучылар «Киләчәк һөнәрләре» танып белү фильмын карадылар һәм һөнәрләр турында кызыклы викторинада актив катнаштылар.

Профконсультантлар яшүсмерләргә киләчәктә үз потенциалын тормышка ашырырга һәм уңышлы кешеләр булырга мөмкинлек бирәчәк һөнәри эшчәнлек өлкәсен дөрес сайлауның мөһимлеген искәрттеләр.

Чарада 20 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International