Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 23 мартта «Мозартика» инновацион-үсеш технологиясе нигезендә тренинг узды. Чараны педагог-психолог Любовь Тимургалиева үткәрде.
«Мозартика» уен терапиясен, арт-терапияне һәм психоанализны берләштерә. Тренинг вакытында балалар иҗат процессына һәм гомумән сәнгатьне кабул итүгә кушылдылар. Бу технология ярдәмендә баланың дөньясы картинасы белән эш бара. Тәрбияләнүчеләр үз хисләрен телдән түгел, ә иҗат аша белдерә алдылар.
Дәрес балаларга социаль тәҗрибә формалаштырырга, киеренкелекне һәм стрессны киметергә ярдәм итте.