Яшел Үзәннең ОСК предприятиеләре көйләүчеләрне һәм конструкторларны көтә

2023 елның 24 марты, җомга

23 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җиде предприятие катнашында вакансияләр ярминкәсе узды. Катнашучылар арасында «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ, «ПКФ «Полюс» ҖЧҖ, «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ һ. б.

Дәгъвачыларга 200дән артык вакансия тәкъдим ителде. Һөнәрләр исемлеге киң – слесарьдан инженер-технологка һәм инженер-конструкторга кадәр, токарьдан станокларны көйләүчегә кадәр. Белгечнең квалификациясенә карап, хезмәт хакы 25 000 сумнан 60 000 сумга кадәр.

Барлык предприятиеләр, ә бу өстенлекле тармакларның тотрыклы эшләүче компанияләре, үз хезмәткәрләренә социаль яклау һәм һөнәри үсеш гарантияли. Моңа «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты да юнәлдерелә, ул гражданнарга үз-үзләрен тормышка ашырырга яки үзләре өчен эшнең уңышлырак вариантын табарга ярдәм итә.

Вакансияләр ярминкәсе барышында 40ка якын кеше кадр белгечләре белән әңгәмәләр узды, аларның яртысы диярлек предприятиедә кабат очрашуга язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International