«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр сулыш гимнастикасы белән актив шөгыльләнәләр

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Время побед» АКБОның «Сәламәт бул» кислород фитобары» проекты тормышка ашырыла. Ул гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика гранты ярдәмендә кертелә.

Приют педагоглары балаларның яшен исәпкә алып гади һәм күңелле күнегүләр комплексын эшләгәннәр, атна саен приют тәрбияләнүчеләре өчен сулыш гимнастикасы комплексы үткәрелә. Сулыш гимнастикасы умыртка баганасына уңай йогынты ясый, сәламәтлекне һәм энергияне саклап калу өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International