Казанда психологларның методик киңәшмәсе узды

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайтарыла торган балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында төбәк терәк мәйданчыгы булып торган Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологларының методик киңәшмәсе узды.

Мәскәү, Идел буе һәм Вахитов районнары психологлары проектны тормышка ашыру барышында эшләнгән авторлык программалары кысаларында эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр: яшьтәшләре арасында кырыс мөгамәлә булган очракта психоэмоциональ травмалары булган балигъ булмаганнарга психологик ярдәм күрсәтү өчен «Һәркем мөһим» программасы, гадәттән тыш хәлләр аркасында яки сугыш зоналарыннан кайту аркасында булган психоэмоциональ травмалар белән эшләү өчен «Безнең иртәгә» программасы. Белгечләр программаларны гамәлгә кертү нәтиҗәләрен әйттеләр, практикадан алынган очракларны анализладылар, төзәтү эшенә сыйфатлы яңа алымнар, кризис ситуациясе белән эшләүнең төп принципларын, полифункциональ интерактив мохит балигъ булмаганнарның психоэмоциональ проблемаларын җиңәр өчен куркынычсыз урын булдырырга ярдәм итә торган сенсор бүлмәләре җиһазларын куллануның үзенчәлекләрен билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International