20 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-викторина үткәрелде.
Чара интеллектуаль ярыш формасында узды. Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, финанс белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
Викторинада биш кеше катнашты. Алар барысы да чараның файдалылыгын билгеләп үттеләр.