«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрәләр

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Кичә Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Эксперимент» түгәрәк эше кысаларында чираттагы дәрес узды. Балалар тәҗрибәләр лабораториясендә булдылар һәм кызыклы галим-тикшеренүчеләргә әверелделәр.

Экспериментлар өчен педагог Энза Хәсәншина иң гадәти әйберләр әзерләгән иде: сабын, су, көнбагыш мае, шар, бәрәңге, сода, салфетка һәм канцелярия скрепкасы. Балалар тәҗрибәләрнең барлык серләрен чишәргә омтылдылар, төрле материаллар һәм сыеклыкларның үзлекләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

Ахырда балаларга күп кенә сорауларга җавап бирергә һәм өй шартларында экспериментлар ясарга ярдәм итүче китаплар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International