14 мартта Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль эш буенча белгеч һәм психолог көндезге тору төркеме өчен «Язны көтеп» дәресе үткәрделәр. Катнашучылар төсле катыргы һәм пластилиннан оригиналь чәчәкләр ясарга өйрәнделәр, яз турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңладылар, бу ел фасылының билгеләре һәм үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Дәрестә алты кеше катнашты.