Кукмарада «Россия эше» кадрлар үзәге ачылды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Бүген республиканың Кукмара районында «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы булды. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, шулай ук район башлыгы Сергей Димитриев катнаштылар.

«Мәшгульлек хезмәтен зур трансформацияләү бара. Халыкка, эш бирүчеләргә, мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләренә караш үзгәрә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Вәлиуллов. Ул башкарылган эш киләчәктә кешеләргә ярдәм итәр дигән өмет белдерде.

Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген модернизацияләү 2022 елда башланган. Чара «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында үткәрелде. Һәм менә бүген, бер елдан соң, мәшгульлек үзәге «Россия эше» кадрлар үзәге буларак үз ишекләрен ачты.

Үзәктә гражданнарга һәм эш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен барысы да эшләнде: функциональ зоналар һәм секторлар, цифрлы сервислар зонасы булдырылды. Залда навигация бар, шул исәптән начар күрүче гражданнар өчен дә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар өчен уңайлы электрон чират терминаллары каралган. Үзгәрешләр мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләренә дә кагылды.

Исегезгә төшерәбез, «Россия эше» кадрлар үзәкләре Яр Чаллыда һәм Әлмәттә уңышлы эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International