Казанда яшәүче эшсез хатын-кыз үз эшен ачып, финанс хәлен яхшырткан

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Казанда яшәүче Евгения Филиппова эшсез сыйфатында 2022 елның гыйнварыннан бирле исәптә торган. Инде җәй көне ул тегүче булыр өчен һөнәри белем алган, үзмәшгульлекне рәсмиләштергән һәм трикотаж һәм текстиль эшләнмәләрен тегү, ремонтлау һәм реставрацияләү буенча хезмәт күрсәтә башлаган.

Казанның Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән Евгения Филиппова үз эшен ачуга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алган. Дәүләт ярдәменә ул тегү җиһазларын сатып алган.

Бүген Казанда яшәүче хатын-кыз эшчәнлеген уңышлы алып баруын дәвам итә. Аның айлык кереме 51 000 сумнан 120 000 сумга кадәр җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International