Лаеш тернәкләндерү үзәге иҗади остаханәгә әйләнде

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бер көнгә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балчыктан уенчыклар ясау остаханәсенә әверелде.

Мәдәният йортының изостудия остасы Айгөл Галләмова тыңлаучыларны Россия буйлап интерактив сәяхәткә җибәреп, халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннары ул балчыктак әйберләр ясау һәм буяу буенча мастер-класс үткәрде. Айгөл Галләмова һәр баланы балчыктан уенчык ясарга өйрәтте. Балалар уңай эмоцияләр алдылар, халык иҗатына кызыксыну артты.

Чара «Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International