19 февральдә Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең хезмәтләрен өйдә алучы Мария Бабатова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны социаль хезмәткәр Галина Лихачева котлады. Ул әбигә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, актив озын гомер теләде.
Мария Захаровна гомере буе Борискино авылындагы «Первомайский» совхозында эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Юбилей көнендә аны күршеләре, танышлары һәм дуслары котларга килделәр.
«Мине туганнарым һәм дусларым гына түгел, ә социаль өлкә белгечләре дә котларга килүләре шатландырды», – диде Мария Бабатова.