#ЛюдиКакЛюди инклюзив фестивалендә катнашу өчен теркәлү ачылды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

30 марттан 2 апрельгә кадәр #ЛюдиКакЛюди Бөтенроссия инклюзив фестивале узачак.

Фестиваль мәйданчыкларында аутизмлы кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң яхшы тәҗрибәләре трансляцияләнә, Россиянең әйдәп баручы экспертлары катнашында һөнәри дискуссияләр, мастер-класслар һәм тәҗрибә уртаклашу уза. Шулай ук фестиваль кысаларында ата-аналар инициативаларының «Шәхси эш» конкурсы үткәрелә.

Фестивальдә катнашу форматын мөстәкыйль рәвештә сайлап алырга мөмкин. Теркәлү формалары сайтта бар: https://autism-frc.ru/work/events/1497.

#ЛюдиКакЛюди фестивале турында өстәмә мәгълүматны сайтларда алырга мөмкин: http://2апреля.рф, https://autism-frc.ru/work/events/1497.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International