Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Физик тәрбия, спорт тренировкасы һәм адаптив физик культура проблемалары һәм перспективалары» дигән V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
Учреждение директоры Галина Калашникова һәм АФК инструкторы Александра Пензина балалар белән адаптив физик культура һәм тернәкләндерү үзәге шартларында Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Конференциядә илебез һәм чит ил галимнәре, адаптив физик культура һәм адаптив спорт өлкәсендә эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты. Спикерлар заманча методикаларны һәм технологияләрне, инновацион җиһазларны куллану практикасын, шулай ук тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеген тәкъдим иттеләр.