«Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә халык һөнәрчелегенең иң борынгы төре – туку дәресләре уздырыла.
Техниканы үзләштерү җиңел түгел. Уңышлы эшләү өчен кайбер кагыйдәләрне һәм техниканы ятларга кирәк. Бу эштә балаларга хезмәт буенча инструктор белән дәресләр һәм станоклар җитештерүче «Экояр» фабрикасыннан видеоэлемтә ярдәм итә. Кечкенә балалар кечкенә туку рамкалары белән туку осталыгын өйрәнәләр.
Бу һөнәргә балаларны өйрәтүдә тернәкләндерү үзәгенең Лаеш шәһәре София соборы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантлары бирү конкурсында катнашуы аркасында алынган акчалар ярдәм итә.