Түбән Каманың «Шәфкать» комплекслы үзәгендә 17 февральдә янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр узды.
Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда персоналның гамәлләрен эшкәртү буенча практик күнегүләр оешкан һәм оператив узды. Хезмәткәрләр, социаль хезмәт алучылар һәм үзәккә килүчеләр биш минут эчендә эвакуацияләнделәр.
Янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен булдыру буенча мондый профилактик эш «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә даими үткәрелә.