Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген даими күзәтеп торалар. Шулай ук гражданнар белән санитар-агарту эшләре, дәвалау-сәламәтләндерү гимнастикасы алып барыла.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны нәтиҗәлерәк савыктыру өчен тренажерлар һәм спорт инвентарьлары бар. Социаль хезмәт алучылар тренажерларда бик теләп шөгыльләнәләр. Бу чыдамлылыкны арттыручы һәм координацияне яхшырта торган күнегүләр ясау өчен бик яхшы мөмкинлек.