Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арт-технологияләрне актив кулланалар. Мәсәлән, «Тавышлы музыка кораллары» программасы музыкаль эшчәнлекне оештыруны төрлеләндерергә ярдәм итә. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң кулай иҗат төрләренең берсе.
Дәресләрдә музыкаль инструментларны системалы куллану укучыларда кызыксыну уята, музыкаль карашны үстерә, иҗади активлыкка ярдәм итә. Музыка җитәкчесе төркем формасында да, индивидуаль рәвештә дә дәресләр үткәрә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда «Музыкаль калейдоскоп» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Тернәкләндерү үзәгендә грант акчасына яңа кораллар сатып алынды.
Музыкаль җитәкче Ләйсән Галиева сүзләренчә, әлеге программа буенча дәресләр балаларда музыка белән кызыксынуны арттыра, музыкаль сәләтләр һәм ритм, музыка хәтере үсешенә ярдәм итә, сенсор аппараты һәм моторика үсешенә уңай йогынты ясый.