Ватанны саклаучылар көне алдыннан Корноухово өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте.

Ведомство башлыгы гражданнарның яшәү шартлары белән танышты, социаль хезмәт алучылар белән аралашты. Бу көннәрдә интернат-йортта яшәүчеләр мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язалар, аларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерәләр. Шулай итеп өлкәннәр сугышчыларга ярдәм итәргә тырыша.