Бүген Казанда «Тигез мөмкинлекләр балачагы» Коррекцион педагогика институты атналыгы ачылды.
Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Андреева, Министрлык карамагындагы учреждениеләр директорлары һәм белгечләре катнашты. Үзенең чыгышында Юлия Абдреева катнашучыларның игътибарын төрле өлкәләрдәге белгечләрнең ведомствоара хезмәттәшлегенең һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иртә ярдәм күрсәтүнең әһәмиятенә юнәлтте.
«Тигез мөмкинлекләр балачагы» атналыгы 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк.