11 февральдә бөтен ил буенча «Россия чаңгы юллары» узды. Массакүләм узышта Казанның 21 меңнән артык кешесе катнашты.
Чарада Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгеннән социаль хезмәт алучылар да катнашты. Күрмәүче спортчылар өчен 2000 метрга адаптив дистанция узарлык иде. Һәр катнашучы өчен үз авыруларын җиңү зур казаныш булды, ә төп бүләк – алынган бик күп уңай эмоцияләр.