Бөгелмә мәшгульлек үзәге укучыларның ата аналарына консультация бирә

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә ачык ишекләр көненең икенче өлеше 11 февральдә узды. Чараны оештыручылар һәм катнашучылар арасында Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дә бар.

200 дән артык ата-ана игътибар үзәгендә иде. Нәкъ менә ата-ана һөнәр сайлау этабында баласына ярдәм итәр өчен күп көч куярга тырыша.

Мәшгульлек үзәге белгечләре ата-аналарны хезмәт базары һәм кирәкле һөнәрләр белән таныштырдылар. Шулай ук чарада катнашучылар мәшгульлек үзәгендә һөнәр сайлау буенча гаилә консультациясе уздыру мөмкинлеге барлыгын белделәр. Һөнәри юнәлеш бирү буенча консультациягә 12 ата-ана язылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International