Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт алучы балигъ булмаганнар «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясендә катнаштылар.
Бүлек белгечләре ярдәме белән балалар махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрби хезмәткәрләр өчен теләкләр һәм рәсемнәр белән хатлар әзерләделәр.